Интернет-тест нәтиҗәләре Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан билгеләнде
12 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0
Интернет-тест нәтиҗәләре КФУның abiturient.kpfu.ru порталында 2013 нче елның 27 нче декабренә кадәр билгеле булган иде инде. Һәр категория буенча икенче турда катнашу мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан билгеләнде.
Икенче тур 2014 нче елның 23 нче апреленнән алып 27 нче апреленә кадәр үткәрелә. КФУның abiturient.kpfu.ru порталында урнаштырылган җиңүчеләр исемлеге беренче (сайлап алу) турда җиңгән кешегә икенче турда катнашу өчен нигез булып тора.
Олимпиаданың икенче турында җиңүчеләр һәм призерларга ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр биреләчәк. Олимпиадада катнашкан һәр кешегә сертификат тапшырылачак.
Чыганак: http://abiturient.kpfu.ru