belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Нефть башкаласының “Спартак” яшүсмерләр клубы сынатмый

Нефть башкаласының “Спартак” яшүсмерләр клубы сынатмый

9 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0
Нефть башкаласының “Спартак” яшүсмерләр клубы сынатмый
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Әлмәт

Әлмәтнең яшүсмерләр клублары Яңа ел каникулларыннан соң үз эшен башлап җибәрделәр. 3 нче ТОСМС ның “Спартак” яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр яңадан “Чародей” студиясенә җыелып иҗатка чумды.

Студия әлеге җирлектә инде 11 ел эшли. Шушы вакыт аралыгында олы тәҗрибә тупланган , зур җиңүләргә ирешелгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча клуб “Кар бабай -2014” һәм “Чыршы -2014” шәһәр бәйгесе җиңүчеләре булды.

Шулай ук “Яңа ел мозаикасы” декоратив сәнгать конкурсында да призлы урыннарга лаек булды.

Балалар кулы белән ясалган бу сәнгать үрнәкләре клубта озак тоткарланмый: аларны балалар бакчаларына, төрле хәйрия акцияләре вакытында бүләк итәләр, дип шатлык уртаклаша Әлмәтнең рәсми сайты.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 09.01.2014 - 19:17):https://belem.ru/node/4823