Барда районында "Идел буе федераль округында милли мәгарифне фәнни-методик яктан тәэмин итү проблемалары” конференциясе узачак
30 Dec, 2013 Гөлназ Талипова 0
Татар һәм чагыштырма филология факультеты һәм татар филологиясе кафедрасы сезне Пермь крае Барда районында “ИДЕЛ БУЕ ФЕДЕРАЛЬ ОКРУГЫНДА МИЛЛИ МӘГАРИФНЕ ФӘННИ-МЕТОДИК ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ ПРОБЛЕМАЛАРЫ” конференциясендә катнашырга чакыра.
Конференция 2014 елның 14 мартында үткәрелә. Конференциядә катнашу өчен югары уку йортлары мөгаллимнәре, мәктәп укытучылары, тәрбиячеләр чакырыла.
Материаллар 2014 елның 20 февраленә кадәр кабул ителә. Конференция 14 мартта 10.00 сәгатьтә башлана. Конференциядә катнашучыларны теркәү вакыты: 9.00-10.00.
Нигезләмәне карау өчен әлеге сылтама буенча күчегез.