ТР ФА Татарстан югары уку йортларының укуда һәм фәнни эзләнүләрдә үзен күрсәтә алган студентлары өчен 15 стипендия гамәлгә куйган
ТР Фәннәр академиясе, талантлы яшьләрне фән өлкәсенә җәлеп итү максатыннан, Татарстан югары уку йортларының укуда һәм фәнни эзләнүләрдә үзен күрсәтә алган студентлары өчен 15 стипендия гамәлгә куйган.
Әлеге фәнни учреждениедән алынган белешмә буенча, елына ике тапкыр семестрга бер бирелә торган шушы премияне 2013/2014 уку елының язгы-җәйге семестрында алуга түбәндәге юнәлешләр буенча конкурс игълан ителгән:
- ТРда әдәбият һәм сәнгать проблемалары,
- ТР халык хуҗалыгында энергия ресурсларыннан сакчыл файдалану,
- Татарстан халыклары һәм аның башкаласы Казан тарихына кагылышлы мәсьәләләрне әзерләү,
- Физика, математика, биохимия, машина төзү һәм нефть эшкәртү, Татарстанның ягулык-энергетика комплексы өлкәләрендә перспектив материаллар һәм технологияләр,
- ТРда халык сәламәтлеге һәм экологик вазгыять.
ТР ФАнең стипендияләр турындагы положениесенә ярашлы рәвештә, киләсе елның 5 сентябренә кадәр конкурс уздырылып, кандидатуралар сайланып, документлар (конкурска куелган хезмәт, аерым биттә шуның турында кыскача белешмә, аны тәкъдим иткән кафедра мөрәҗәгате, фәнни җитәкченең бәяләмәсе, студентның зачет кенәгәсеннән соңгы 3 айдагы, ә магистрантның 1 семестрдагы битләреннән күчермә) әлеге академия президиумы карамагындагы стипендияләр буенча комиссиягә тапшырылырга тиеш. Лауреат була алмаганнарның хезмәтләре конкурс уздырылганнан соң 1 айдан да артык салана алмый һәм алар конкурсантларга кире бирелә, дип белешмәләр өчен Казандагы телефон номеры күрсәтелә: 292-06-88.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
qdb
28 Декабрь, 2013 - 17:18
Permalink
менә ни өчен студентларга
менә ни өчен студентларга гына ? без комментариев инде. минем карашны http://belem.ru/node/4757#comment-3174 да карагыз ...