belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > ТР Дәүләт Советында “Парламент дәресе” проекты кысаларында оештырылган иҗат эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләклиләр

ТР Дәүләт Советында “Парламент дәресе” проекты кысаларында оештырылган иҗат эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләклиләр

24 Dec, 2013 Гөлназ Талипова 0
ТР Дәүләт Советында “Парламент дәресе” проекты кысаларында оештырылган иҗат эшлә
Яңалык
belem.ru яңалыклары

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин быел мәктәпләрдә “Парламент дәресе” проекты кысаларында оештырылган иҗат эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде. Укучыларның әлеге республика бәйгесе берничә ел дәвамында уздырыла. Бу хакта парламентның җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге хәбәр итә.

Билгеле булганча, “Парламент дәресе” проекты ТР Дәүләт Советы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Быел республика мәктәпләрендәге парламент дәресләре РФ Конституциясенең 20 еллыгына багышланган иде.

Бу дәресләрдә ТР Дәүләт Советы, муниципаль берәмлекләр депутатлары катнаша. Быел спикер Фәрит Мөхәммәтшин сентябрь аенда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә парламент дәресе үткәрде.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 24.12.2013 - 11:14):https://belem.ru/node/4793