Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе Швейцариядән кунаклар кабул итте
Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе Швейцариядән кунаклар кабул итте. Болар – җиде тел белүче, тарих, рус теле укытучысы Клара Сокол белән тарих, француз теле мөгаллиме Адриан Кунзи һәм 16 укучысы. “Күпмилләтле Россия” дип исемләнгән проект әзерли торган кунаклар Россиядә яшәүче халыклар тормышы белән кызыксынган.
Алар Казанда вакытта Милли музейда, Казан Кремлендә булган, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында, яшьләр белән очрашып, татар мәдәнияте турында татарча чыгышлар тыңлаган. Гимназиядә уздырылган “түгәрәк өстәл” утырышында укучылар татар мәдәнияте, Казан, Универсиада кебек темаларга, ә кунаклар Швейцариядәге сәясәт, белем бирү системасы, халык мифлары турында кызыклы чыгышлар ясаган. Изге Болгар җиренә дә сәяхәт кылган. КФУның Филология һәм сәнгать институтының инглиз теле укытучысы Алсу Әшрәпова һәм аның студентлары яңа дусларын татарча биергә, “Йөзек салыш” уенын уйнарга өйрәткән.
Берничә дәүләт теле булган Швейцариядә һәр телне дә камил белгән яшьләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Гимназистларның күбесе кимендә дүрт тел белә. “Быелгы проект башкаларыннан күпкә аерылып тора. Ел дәвамында Интернет аша аралашып торсак та, Казанда безне нәрсә көткәнен ахыргача күз алдына да китермәдек. Ә безне бит могҗиза көткән ләбаса”, – дигән Клара ханым.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru