Татарстанның ике укытучысы Россия күләмендә җиңү алып кайтты
16 Jul, 2008 Сылу 0
Ниһаять, балаларга өстәмә белем бирү буенча автор программаларының VIII Россиякүләм конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды. Конкурста Россия Федерациясенең 74 субъектыннан 600 эш тәкъдим ителгән.
Биредә Татарстан Республикасының мәгариф идарәсе эшчәнлеген югары бәяләгәннәр. Конкурсның жюри әгзъалары ассызыклаганча, Татарстан даими рәвештә балаларга өстәмә белем бирү оешмалары эшчәнлегенең эчтәлеген, программ-методик тәэмин ителешен яңартып тора.
Җиңүчеләр арасында татарстанлылар да бар. “Миһербанлылык мәктәбе” исемле программасы белән Светлана Куликова (Яр Чаллы шәһәренең Балалар һәм яшьләр шәһәр иҗат сарае) лауреат исемен ала. Ә Оксана Новикова (Яр Чаллы шәһәренең 2нче художество мәктәбе) дипломант була.