Баулының 1нче санлы мәктәбе 85 яшен билгеләде
Баулы муниципаль районының 1 нче санлы мәктәбенә 85 яшь тулды. Бу шатлыклы вакыйганы бергәләп билгеләү өчен мәктәпнең актлар залына аның тату коллективы, укучылар, төрле еллардагы чыгарылыш укучылары, укытучы-ветераннар, кунаклар җыелды.
Баулыдагы иң олы урта мәктәп 1928 елда салынган. Элек башлангыч мәктәп булган, аннары җидеелык, соңрак урта. Мәктәп традицияләре, искиткеч педагоглары белән бай. Аның күп чыгарылыш укучылары районда гына түгел республикада, илдә танылган.
Кунакларны мәктәп директоры Ландыш Кәлимуллина, район башлыгы Альберт Хәбибуллин, район мәгариф бүлеге начальнигы Регина Зверева сәламләделәр. Матур җырлар яңгырады, бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук зур торт та пешергәннәр, дип хәбәр итә “Хезмәткә дан” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru