belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарстанда нәтиҗәсез вузларны һәм аларның филиалларын ачыклау бара

Татарстанда нәтиҗәсез вузларны һәм аларның филиалларын ачыклау бара

17 Dec, 2013 Гөлназ Талипова 0
Татарстанда нәтиҗәсез вузларны һәм аларның филиалларын ачыклау бара
Яңалык
belem.ru яңалыклары

Рда 2012-2013 нче елларда вузларның 9 нәтиҗәсез филиалы ябылган. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

Аның мәгълүматы буенча, вузларның филиалларында республикада барлык студентларның 27 проценттан артыгы белем ала, шул ук вакытта аларның 67 проценты читтән торып укый, ә дәүләтнеке булмаган вуз филиалларында аларның саны 77 процентка җитә.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан вузларның нәтиҗәлелеген мониторинглау буенча, вузларның 13 филиалы һәм республика карамагындагы 2 вуз нәтиҗәсез дип табылган. Ул нәтиҗәсезләр арасында Социаль белем бирү академиясенең 5 филиалын һәм 2 Социаль һәм гуманитар белемнәр институтын атады.

2014 нче елда Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтын урта һөнәри белем бирү учреждениесенә үзәртү башлана. Әлегә Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтын калдырырга карар кылынган, ләкин аның нәтиҗәлелеген арттыру бурычы тора.

Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 17.12.2013 - 11:51):https://belem.ru/node/4768