Татарстанда профессор В.А.Попов исемендәге премиягә конкурс уздырыла
ТР Фәннәр академиясе, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Казан федераль университеты белән берлектә, 2013 ел өчен профессор В.А.Попов исемендәге премиягә конкурс уздыра.
Татарстанда экологик куркынычсызлыкның актуаль проблемалары өлкәсендәге иң әйбәт фәнни хезмәтне ачыклау конкурсына заявкалар шушы академиянең фәнни-оештыру бүлегенә 25 декабрьгә кадәр тапшыру кирәк була. Конкурска элек тәкъдим ителеп тә, дәүләт премияләренә лаек булмаган эш яки монотематик эшләр сериясе дә әйдәп баручы авторлар исеменнән алынырга мөмкин. РФА һәм ТФА әгъза-мөхбирләре, академиклар, фәнни учреждениеләр, югары уку йортлары, ТР ФА президиумы карамагындагы экология проблемалары буенча гыйльми советы, министрлыклар һәм ведомстволарның фәнни-техник советлары шуңа хокуклы, дип белдерә аны оештыру комитеты.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru