Татарстан турындагы диссертация французларның Варен Фонды премиясе лауреаты булды
Парижда Варен Фонды премиясенең гуманитар һәм хокук фәннәре өлкәсендәге лауреатларын бүләкләү булып узды. Ришат Сабитовның “Хәзерге заман Россия федерализмы һәм Татарстан Республикасы” исемле докторлык диссертациясе “Чагыштырма хокук белеме һәм чагыштырма политология” категориясендә югары бүләккә лаек булды, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасының Франциядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә.
Варен Фонды оригинальлеге һәм үзенчәлекле булуы белән аерылып торган фәнни хезмәтләрне бүләкләү белән шөгыльләнә. Шундый хезмәтләрнең берсе буларак Ришат Сабитовның Сорбонна университетында яклаган докторлык диссертациясе дә танылды.
Франциянең Конституция Советы рәисе Жан-Луи Дебре татарстанлыга диссертациянең бастырып чыгарылган беренче экземплярын бүләк итте. Танылган LGDJ юридик әдәбият нәшрият йорты тарафыннан таралучы бу китап күпләп сатыла башлаган.
Аның битләрендә федераль үзәк һәм Татарстан арасындагы үзара мөнәсәбәтләр аша Россия федерализмы үсеше тикшерелә.
Тантанада фонд рәисе Даниэль Пузаду, Варен Институты президенты Жан-Пьер Масиас, Татарстан Республикасының Франциядәге тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов һәм Франциянең фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
qdb
14 Декабрь, 2013 - 08:55
Permalink
дөрес рәсем куймагансыз .
дөрес рәсем куймагансыз . анда казан турында сүз барамы? кем белә? татарстан дип язылган. ә сез казан символын куйгансыз. анысы да урыс казаны символы.