12-14 декабрь көннәрендә “Росток” Үзәге белгечләре Актаныш районында булачак
12-14 декабрь көннәрендә “Росток” Үзәге белгечләре, 2011-2015 елларга мәгарифне үстерү максатчан федераль программасының 2013 елга билгеләнгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 27 ноябрендәге 4431/13нче боерыгын үтәү максаты белән республиканың Актаныш районында булачак. Алар биредә балалар арасында уңышлы социальләшүнең заманча ысуллары тәҗрибәсе белән уртаклашырга җыена. Башлангыч сыйныф укытучылары һәм психологлар белән балаларның тирәлеккә яраклаша алмавын кисәтүгә юнәлтелгән мультикомпонентлы программа буенча семинар-тренинг; ә сыйныф җитәкчеләре белән деструктив тәртипне булдырмау максатында семинарлар үткәрәчәк. Уку йортлары җитәкчеләренә укучыларны психологик-педагогик һәм медицина-социаль яктан тәэмин итү системасын уңышлы үстерү буенча психологик хезмәт күрсәтү ысуллары тәкъдим ителер, дип көтелә.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru
Фикерләр
qdb
13 Декабрь, 2013 - 15:00
Permalink
бу очрак турында түгел,
бу очрак турында түгел, гомумән әйтәм, кайвакытта асоциальлек турында язучылар чынлыкта башка культура, башка милләт кешеләре турында язалар бугай. мисал өчен, мине бәлки кемдер асоциаль диеп уйлыйдыр, чөнки мин университетта укып бетермәдем, эшләмим, университетта укыганда кешелә белән әз аралаштым. чынлыкта исә мин татарча сөйләшергә тырышам. һәм урыс университеты миңа кирәк түгел. гомумән дә университетлар белән мәктәпләр искергән әйберләр бугай.
qdb
15 Декабрь, 2013 - 15:50
Permalink
мин бик үк дөрес әйтмәдем.
мин бик үк дөрес әйтмәдем. берәр нинди физика шикелле нәрсә өйрәнергә, дөресрәге, үзем белмәгән, өйрәнмәгән нәрсәне өйрәнергә миңа урыс университеты да ярый. гомумән, ярый булып чыга, монда аның милләте, теле бик мөһим түгел. чынлыкта, ул миңа кирәк түгел, чөнки мин үзем якынча 7 нче класста ук программалау өйрәнә башладым һәм автоматик тәрҗемә турында уйлый башладым. мин бер фәнни эш язсам моның буенча, миңа бер вузның да кирәге юк. алар мин эшләгән эшкә үз исемнәрен тагып, минем шул эшем лаек булган дан-дәрәҗәненең бер өлешен хаксыз рәвештә үзләренә алучылар гына булырлар иде. икенче төрле әйткәндә, мин мөстәкыйль галим-тикше(ен)рүче-өйрәнүче, яки, шаяртып, үз исемемдәге , бер кешедән торган институт галиме дияргә дә була.
мисал өчен, әгәр миңа "нечего делать" булып, "кая, нинди дә булса фәнни эш эшлим әле, укытучылар кушкан, өйрәткән, сораган нәрсәне" дип уйлап, фәнни җитәкчегә ияреп берәр нәрсә эшләсәм, ул эшне вуз-институт-академия хезмәткәре яки студенты буларак, җитәкче, институт исемнәрен күрсәтеп язырга була.
чынлап торып та мөстәкыйль эш эшлисез икән, кирәкмәгән оешмаларны үзегезгә ябыштыртмагыз.
әмма, вузда ничек итеп фәнни эшне оформлять итергә, ничек бастырырга икәнен өйрәтәләр... мин моны белеп бетермим, интернетта гына язам... "мәгариф" ише журналга язып буладыр дип уйлыйм... әмма әле фәнни журналлар кайдадыр теркәлгән булсалар гына чынлап торып фәнни журнал була дигән фикер күргәнем бар... "мәгариф" аңа кермидер дә бәлки... сүз уңаеннан, аны ябырга җыеналар. берничә ел элек "фән һәм тел" бетте... ярар, миңа урысча йә инглизчәләре дә ярый... тагы, фәнни язманы arxiv.org ка җибәрергә була диләр... боларны почти болай гына әйтәм, әллә ни андый фәнни ачышларым юк...