“Дөньяда икәү” әдәби музыкаль кичә
11 Dec, 2013 Гөлназ Талипова 0
Шәриф Камал мемориаль фатирында очрашу кичәләрен үткәрү дәвам итә. Иртәгә, 12 декабрьдә Татарстан Республикасының Милли музееның конференция залында “Дөньяда икәү” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә узачак. Бу очрашу кичәсе язучы, драматург Туфан Миңнуллинның тормышы һәм иҗатына багышланган. Башлана 18:00. Килмичә калмагыз.