“Шаян песи” (беренче кечкенәләр төркемендә комплекслы шөгыль)
“Шаян песи”
(беренче кечкенәләр төркемендә комплекслы шөгыль)
Максат. Балаларның йорт хайваннары турында алган белемнәрен баету, песине танып, исемен әйтә, сорауларга дөрес җавап бирә белергә өйрәтү, аны ярату теләген уяту, мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Җиһазлау. Зур уенчык песи, серле капчык, йорт хайваннары уенчыклары, ике песи маскасы, балалар санынча тычкан маскалары, төзү өчен песинең гәүдә өлешләре (картонга мамык беркетелеп эшләнелгән), авыш такта.
Тәрбияче:
- Исәнмесез, балалар.
Балалар:
- Исәнмесез, хәерле иртә.
Тәрбияче:
- Балалар, әйдәгез бер уен уйнап алабызмы?
Балалар:
- Уйныйбыз.
Тәрбияче:
- Минем матур серле капчыгым бар, аның эчендә нәрсәләр бар микән? Әйдәгез, бергәләп карыйк әле.
Сюрприз. Тәрбияче серле капчыкны балаларга күрсәтә.
Тәрбияче:
- Я, кем капчыкны карый, кайсыгыз кыюрак?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Шаян песи” (беренче кечкенәләр төркемендә комплекслы шөгыль) | 14.53 KB |