12 декабрь көнне «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсын йомгаклау концерты узачак

12 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә Г.Камал театры бинасында «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсын йомгаклау концерты узачак.
2008нче елдан башлап Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерү Фонды, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Салават» эстрада театры, «Татарстан–Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә яшь башкаручыларның «Татар моңы» халыкара телевизион бәйгесен үткәрә.
Бәйгенең төп максаты булып, татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшь буынга милли мәдәниятебезне җиткерү, талантлы яшьләрне барлау һәм аларның иҗади үсешенә ярдәм итү тора. Быел сайлап алу турлары Оренбург, Самара өлкәләрендә, Ульян, Новосибирск һәм Башкортстан Республикасында узды.
Әлеге конкурсның географиясе елдан-ел киңәя. Быел исә Россиянең 20 төбәгеннән - Санкт-Петербург, Марий–Эль, Чувашия, Мордовия, Башкортстан Республикалары, Ульян, Самара, Оренбург өлкәләре, Төмән (ХМАО), Нефтеюганск; СНГ илләреннән – Казахстан, Кытай, Төркиядән башкаручылар катнашты.
Конкурсның беренче турына 1000нән артык анкета кабул ителде. Ялгыз җырлаучылар белән беррәттән, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр дә бик теләп чыгыш ясадылар. Катнашучылар саны 1500 нан артып китте. Шушылардан 47 номер гала концертка узды.
Чыганак: http://mincult.tatarstan.ru/tat