Кукмараның Манзарас мәктәбендә экология турында сөйләштеләр
Кукмара муниципаль районының Манзарас мәктәбендә Татарстанда Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган республикакүләм конференция узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән укучыларның 65 фәнни-тикшеренү эше тыңланды.
“Һава бассейны экологиясе” секциясендә Түбән Үрәс мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Денис Бектин, күппрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы Юлия Ивановалар өченче урыннарны алдылар. “Агроэкология” секциясендә күппрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы Ольга Иванова – икенче, гимназиянең 11 сыйныф укучысы Зөлфия Минимуллина өченче урыннарны яуладылар.
“Су экологиясе һәм гидробиология”дә Лубян мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлнара Гайнанова – икенче, 4нче мәктәптән Зәлия Якупова, Манзарас мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Миләүшә Янборисова – өченче урыннарда.
“Ботаника һәм үсемлекләр экологиясе”ндә Ош.Юмья мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алина Кильмурзина өченче урынга чыкты. Бу хакта район мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән хәбәр иттеләр.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru