“Әкият” курчак театры хәйрия спектакле күрсәтә
15 декабрьдә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында инвалидлар декадасы уңаеннан хәйрия спектакле күрсәтелә. Нәни тамашачылар театрның иң уңышлы спектакльләренең берсе – Ш.Перро әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Кызыл калфак” әкиятен караячак. Әлеге тамаша чын бәйрәмгә әвереләчәк, дип хәбәр итә театрның әдәби бүлеге.
Иҗтимагый хәйрия оешмаларының үтенече белән әлеге спетакльне барлыгы 200 бала карый алачак. Нәни тамашачыларга бу бәйрәмне оештырырга Казанның тәрбиягә алган гаиләләренең “Без бергә” иҗтимагый оешмасы, “Альпари” хәйрия фонды, Ветераннарның бәйсез милли-мәдәни үзәге, “Әни йөрәге” оешмасы ярдәм иткән.
“Әкият” курчак театры хәйрия эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә һәм мондый чараларны еш үткәрә. Моннан тыш, театр артистлары балалар йортлары, интернатларда чыгыш ясап, хәйрия акциясе кысаларында спектакльләр күрсәтергә дә җыена.
Быелның мартында “Әкият” курчак театры “2012 елның хәйриячесе” республика конкурсында “Коммерцияле булмаган оешмалар” номинациясендә җиңү яулады.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt