Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе стипендияләренә конкурс игълан ителде
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе стипендияләренә Татарстан югары уку йортлары студентлары дәгъва кыла ала. Конкурста 2008/2009 уку елының көзге-кышкы семестры уңышлары исәпкә алына. Бу юлы ул түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә:
- Татарстан Республикасының халык хуҗалыгында энергия ресурсларын саклау;
- Татарстан һәм аның башкаласы Казан халкы тарихы мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү;
- физика, химия, биохимия, машина төзелеше, нефть эшкәртү өлкәләрендә киләчәкне күздә тоткан материаллар һәм технологияләр;
- Татарстан Республикасында демографик ситуация һәм халык сәламәтлеге.
Академиянең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина хәбәр иткәнчә, үз стипендиясен булдырып, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе сәләтле яшьләрне фән дөньясына җәлеп итүне максат итә. Әлеге стипендия укуда һәм фәнни эзләнүләрдә үзен күрсәтә алганнарга елга ике тапкыр семестрга бер тапшырыла.
Чыганак: tat.tatar-inform.ru