1 нче сыйныф, әлифба дәресе - П, п хәрефләре, (п) авазы
-Исәнмесез, балалар!
-Кәефләрегез ничек?
-Кәеф кайчан күтәренке була? (һава торышы яхшы булса, табигать матур булса, кошлар
сайраса һ.б.)
Белемнәрне актуальләштерү
1. Сузык авазлар турында белемнәрен искә төшерү (тактага эленгән хәрефләрне
укыйбыз);
-и, ы, э, ә,а,о, ө, у, ү;
-бу хәрефләрнең авазларын билгелибез (болар сузык авазлар);
-ни өчен сузык аваз икәнен ачыклыйбыз ( бу авзларны сузарга,хәтта җырларга мөмкин);
-авазларны “Туган тел” көенә җырлыйбыз.
2. Рәсемле диктант яздыру (укытучы рәсемнәр күрсәтә, балалар рәсемдәге предметларның
исемнәрендәге 1 нче авазларын белдергән хәрефләрен язалар).
Әтәч, үрдәк, ат, ишәк, бака рәсемнәре күрсәтелә.
Ә,ү, а, и, б хәрефләрен дәфтәргә язалар.
- Хәрефләрне укыйбыз, артык хәрефнең астына сызабыз (б хәрефенең астына сызабыз).
-Б хәрефенең ни өчен артык икәнен ачыклыйбыз ( ул сузык түгел, тартык авазны белдерә).
Нәтиҗә ясыйбыз: сузык һәм тартык авазлар була.
3. Тартык авазлар өстендә эш.
Тактага язылган тартык аваз хәрефләрен укыйбыз:
Л, н, м, р, й
Д-т, з-с, г-к, ж ш
- Бу тартыклар турында нәрсә әйтә аласыз? (беренче юлдагы тартыклар парсыз,
икенче юлдагы тартыклар парлы)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
1 нче сыйныф, әлифба дәресе - П, п хәрефләре, (п) авазы | 224.26 KB |