«Intel ® Учителя будущего» программасы турында
2 Dec, 2013 Гөлназ Талипова 0
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ООО ”Интел Технолоджис” арасында төзелгән килешү нигезендә «Intel ® Учителя будущего» программасын тормышка ашыру буенча «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» хезмәткәрләре ярдәмендә 2013 нче елның 27 нче ноябрендә ITAO платформасында челтәрле укыту системасы белән эшләү буенча семинар уздырылды.
Катнашучылар семинарның оештырылу дәрәҗәсен һәм эшләрендә файдалы булачак практик әһәмиятен югары бәяләделәр. Семинарның дәвамы булып шәхси Методик маршрут булдыру һәм аны http://itao.edu.tatar.ru платформасында бастырып чыгару тора.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat