Балалар бакчаларында акча җыю турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән "кайнар элемтә" нәтиҗәләре буенча материаллар Прокуратурага һәм Тикшерү идарәсенә җибәрелде
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "кайнар элемтә" сенә 2013 ел башыннан гражданнардан балалар бакчаларында акча җыю турында 48 шикаять керде. Ата-аналар алардан акчаларны мәктәпкәчә учреждение фондына, бинаны ремонтлауга һәм балалар мәйданчыгын төзекләндерүгә, җиһаз, уенчыклар, канцтоварлар алуга, каравылчы яллауга һ.б. нәрсәләргә җыюларын хәбәр итәләр.
Иң күп шикаятьләр Казаннан (9, ягъни 37%), Яр Чаллыдан 4әү (16%), Яшел Үзән, Бөгелмә, Әлмәттән - 2шәр, ә Түбән Кама, Арча, Алабуга, Баулы, Биектау һәм Нурлаттан 1әр шикаять керде.
Тикшерү нәтиҗәләре дүрт балалар бакчасында: Баулы районының 2нче "Миләшкәй", Казандагы 139, 322нче һәм Түбән Камадагы 42нче бакчада хилафлыклар булуын раслады.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының Контроль һәм күзәтчелек департаментының урыннардагы тикшерүләреннән соң Баулыдагы 2нче балалар бакчасы мөдире Р.Г.Галәүтдинова үз теләге буенча эшеннән азат ителә.
Казандагы 139нчы (мөдире - Э.Ю.Сафина), 322нче (мөдире - А.Ф.Осипова), Түбән Камадагы 42нче (С.С.Гарипова) һәм Арчадагы 10нчы (мөдире - Ф.Ф.Шакирова) балалар бакчалары буенча эшләр ТР Прокуратурасына һәм Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә җибәрелде.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat