Америкадагы бер кыз сенаторга "Безне бик күп укыталар", дип хат язган
Америкадагы Көнбатыш Вирджиния штатындагы бер кыз сенаторга хат язган. Үзенең хатында ул мәктәптә күп укытулары турында шикаять белдергән.
Бу идеяне кызга үз әтисе биргән була, чөнки ул әтисенә укуда өй эшләрен үти алмаганлыгы турында зарланган була.
Бу шаяртуны кыз чынга алып АКШ сенатына яза. Мөрәҗәгатен Софи болай дип язган: “Безнең бар эшебез ул уку, уку, уку... Миңа әзрәк ял кирәк. Сез миңа булыша аласызмы?”
Манчин (Көнбатыш Вирджиния штаты сенаторы) Софи укый торган мәктәпкә шалтыратып, кызны телефонга чакырган. Кызны сенатор белән сөйләшергә дип дәрестән чыгарганнар. Сөйләшү вакытында сенатор Софига тормышта барысын булдыру өчен тырышып укырга кирәклеге турында аңлаткан. Шулай ук ул укытучылардан Софины дәресләрдән әзрәк азат ителүен сораган.