belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Екатеринбургта татар кичәсе узды

Екатеринбургта татар кичәсе узды

22 Nov, 2013 Гөлназ Талипова 0
Екатеринбургта татар кичәсе узды
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

http://www.intertat.ru/tt

19 ноябрь көнне Екатеринбургта яшәүче милләттәшләребез татар җыр һәм биюләренә багышланган махсус кичә уздырды. Чара “Сабантуй” караоке-клубында үтте.

Бәйрәмдә Екатеринбург шәһәреннән генә түгел, ә Свердлау өлкәсенең башка төбәкләреннән дә күренекле җырчылар катнашты. Хәйдәр Гыйльфанов, Назыйф Арсланов, “Урал сандугачы” фестивале лауреаты Зөлфия Мөбәрәкшина һәм башка танылган җырчылар тамашачыларга үзләренең моңлы чыгышларын бүләк итте. Әйтергә кирәк, сәнгать әһелләре әлеге төбәктә уздырыла торган барлык милли-мәдәни чараларда да катнашалар, әмма бу кичә исә аларда аеруча якты хисләр калдырды.

Чарада Татарстаннан махсус чакырылган кунаклар да бар иде. Республиканың атказанган артисты, Буа сатира театры җитәкчесе Раил Садриев кунакларны театральләштерелгән миниатюралары белән рәхәтләнеп көлдерде.

Кичәдә катнашучылар өчен махсус конкурслар да оештырылды. Теләге булганнар татар милли ашлары белән сыйланды, дип хәбәр итә Урал татарлары сайты.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 23.08.2014 - 16:23):https://belem.ru/node/4656