Унынчы июльдән Казанда төбәкара лагерь эшли башлый
Унынчы июльдән башлап Россия төбәкләрендә тупланып яшәгән татар балалары Казанга төбәкара лагерьда ял итәргә килә. Елның елында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра торган сменада быел Чувашия, Мари Эл, Удмуртия, Башкортстан, Мордовия Республикалары, Кемерово, Төмән, Чиләбе, Түбән Новгород өлкәләреннән, Красноярск һәм Пермь крайларыннан килгән 155 яшь милләттәшебез ял итәр дип көтелә. Министрлыкның уку әдәбияты һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге белгече Резидә Шиһабиева хәбәр иткәнчә, быел лагерьда Ямал-Ненец автоном округыннан һәм Тамбовтан балалар беренче тапкыр ял итәчәк.
Агымдагы елда унберенче тапкыры оештырылган, татар телен камилләштерергә ярдәм итә торган төбәкара смена “Заречье” сәламәтләндерү лагерендә 27 июльгә кадәр эшләячәк. Россия төбәкләренннән килгән балалар өчен кызыклы һәм эчтәлекле программа төзелгән. Алар өч атна дәвамында Казанның истәлекле һәм тарихи урыннарына экскурсияләргә барачак, композитор Салих Сәйдәшев җәйләрен ял иткән җиргә - Югары Осланның Кызыл Байрак авылына сәяхәт кылачак, балалар һәм яшүсмерләр газета-журналлары редакторлары белән очрашачак, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Сказание о Юсуфе” әсәрен караячак дип көтелә.