Чебоксар шәһәрендә “Кайнар йөрәкләр” исеме астында регионара Бөтенрәсәй яшь янгын сүндерүчеләр смотр-конкурсы тәмамланды
2013 елның 8 нче ноябрендә Чебоксар шәһәрендә “Кайнар йөрәкләр” исеме астында регионара Бөтенрәсәй яшь янгын сүндерүчеләр смотр-конкурсы тәмамланды. Анда Идел буе федераль округыннан 13 янгын сүндерү командасы катнашты. Татарстан Республикасы данын Н. Ә. Гәлләмов исемендәге девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен ябык типтагы “Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе” яклады. Мәктәпнең “Смена” янгын сүндерүчеләр командасы күп тапкырлар янгын сүндерү буенча оештырылган чараларда һәм башка иҗади конкурсларда алдынгы урыннарны алып киләләр.
Бу юлы алдынгы урынны алырга мөмкинлек булмаса да, Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Ә Чуваш Республикасы буенча Рәсәй Федерациясенең Гадәттән Тыш Хәлләр идарәсе җитәкчесе генерал-майор С.Ю. Антонов үзенең сүзен тәмамлап, бары тик егетләрдән торган Казан шәһәре командасының бик яхшы әзерлекле икәнлеген искәртеп үтте.
Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе укучылары жюри әгъзаларына, үзләренең чыгышларыннан тыш, башкарган эшләрен чагылдырган фотоальбомнар, видеороликлар, дружинаның грамота һәм дипломнарын, масса-күләм чараларда катнашуны чагылдырылган публицистик мәкаләләрен һәм шулай ук “Хәрби бит” газетасының эш планын тәкъдим иттеләр. Мәктәп дружинасы башкарган эшләр турындагы материал жюри тарафыннан Мәскәүдә узачак финалга тәкъдим итәр өчен сайланып алынды.