“Икетеллелек шартларында татар теленә һәм сөйләм культурасына өйрәтү” дигән республикакүләм методик семинар үтә
15 Nov, 2013 Гөлназ Талипова 0
Әлеге чара “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Законын тормышка ашыру максатыннан оештырыла.
Бүген Казан дәүләт медицина университетында медицина уку йортлары студентлары һәм укучылары арасында татар теле һәм медицина терминологиясе буенча “Ак халатлы фәрештәләр – 2013” III республика олимпиадасы уза. Әлеге чара кысаларында “Икетеллелек шартларында татар теленә һәм сөйләм культурасына өйрәтү” дигән II республикакүләм методик семинары үтә.
Семинар да, олимпиада да “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Законын тормышка ашыру максатыннан оештырыла, дип хәбәр итәләр университеттан.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru