Сара Садыйкованың тууына 107 ел уңаеннан “Калфаклы сандугач – 2013” исемендәге татар җыры һәм музыка уен-коралларының VII төбәкара ачык фестиваль-конкурсы узды
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында татар халкының яраткан композиторы Сара Садыйкованың тууына 107 ел уңаеннан “Калфаклы сандугач – 2013” исемендәге татар җыры һәм музыка уен-коралларының VII төбәкара ачык фестиваль-конкурсы узды. Җиде ел дәвамында Казан шәһәренең 4 нче татар гимназиясе һәм 24 нче балалар музыка мәктәбе белән берлектә оештырылган әлеге фестиваль-конкурсның географиясе 2013 елда тагын да киңәйде. Конкурста катнашучы укучылар Әстерхан, Троицк шәһәрләреннән, Башкортстан, Чувашстан Республикаларыннан һәм Татарстан районнарыннан җыелган иде. Көн дәвамында 100дән артык катнашучының җырлау һәм төрле уен коралларында уйнау сәләтен мәртәбәле жюри бәяләде. Жюри составында Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең халык артисты З.Д. Сөнгатуллина, Татарстан Республикасының халык артисты М.В.Галиев, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе З.Н. Сәйдәшева, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе М.Г.Әхмәтов, Татарстан Республикасының халык артисты М.Я.Коварская, Татарстан Республикасының халык артисты К.Ш.Сатиев, Зарипова З.С. – җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Л.А.Әхмәтова һәм башка күренекле сәнгать эшлеклеләре катнашты.
Җиңүчеләр Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары белән бүләкләнде һәм аларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының, Мәскәү һәм Киров районнары Администрациясе башлыгының махсус бүләкләре тапшырылды.
Гран-прига Яшел Үзән шәһәре балалар музыка мәктәбе укучысы Гарифуллина Гөлназ лаек дип табылды (җитәкчесе - Алсу Камил кызы Нәҗметдинова).
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat