Зеленоградта “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип аталган зур татар концерты була
13 Nov, 2013 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
30 ноябрь көнне Зеленоградта “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип аталган зур татар концерты була. Анда Наилә Фатехова, Ренат Ибраһимов, Филүс Каһиров элеккеге һәм заманча җырлар белән сөендерергә җыена. Роза Хәбибуллина Н.Фатехова, Р.Ибраһимов белән дуэт тәкъдим итә. Россия мөселманнарының музыкаль иҗатын пропагандалаучы “Медина” ансамбле, баянчы Илдар Салихов, “Илдан” халык бию ансамбле татар һәм башкорт биюләре белән чыга. Шушы концертта катнашу өчен Зеленоградка Надежда Бабкина махсус килеп, берничә татар җыры башкарачак, дип вәгъдәли оештыручылар исеменнән элемтәгә кергән “Рух” продюсерлык үзәге.
“Зеленоград” мәдәният һәм ял үзәгендә 30ы кичке 6да башланачак татар концертына билет бәяләре 500 сумнан 2000 сумга кадәр.