Югары уку йортлары рейтингы
Мәгълүм булганча, югары уку йортларында белем алучы студентларның яртысы укып бетергәнче үк эшкә урнаша. Кайсы югары уку йортларын бетергән студентлар тизрәк эш таба? Нинди белгечләргә ихтыяҗ аеруча зур? Җәмәгать фикерен өйрәнүче Россиякүләм үзәк нәкъ шуны ачыклау өчен сораштыру уздырган.
Әлеге сораштыру нәтиҗәләре Россия югары уку йортларының икенче эшлекле рейтингын төзүгә нигез була да инде. Мисал өчен, башкала юагары уку йортлары арасында лидерлыкны Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Бауман исемеендәге Мәскәү дәүләт технология университеты, Мәскәү дәүләт азык җитештерү университеты, Губкина исемендәге нефть һәм газ Россия дәүләт университеты, Менделеева исемендәге Россия химия-технология университеты, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс академиясе били.
Ләкин Россия ректорлар союзы президенты, МДУ ректоры Виктор Садовничий фикеренчә, бизнес өчен кайсы юагыр уку йорты дипломы булуы мөһим түгел. ә барсына да югары уку йортларының сыйфатсыз белем бирүче филиаллары гаепле.
Чыганак: www.5ballov.ru