Абитуриентлар игътибарына
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “кайнар” вакыт. Киләчәктә укыячак югары уку йортын сайлау, аны сайлауда ялгышмау проблемасы, БДИ нәтиҗәләрен тапшыру, керү балларын түземсезлек белән көтү, кыскасы мәхшәр.
Абитуриентлар эшен күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтү максатыннан Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татарстан Республикасының электрон Хөкүмәте” проекты авторлары чыгарылыш сыйныф укучыларына ТР Хөкүмәте Порталында югары уку йортларының махсус “бит”ләрен (mon.tatar.ru/rus/vuz) булдырган.
Биредә укырга керүчеләр өчен кыскартылган, конкрет мәгълүмат тупланган: югары уку йортына керү шартлары, элемтә өчен телефоннар, керү имтиханнары, белгечлек һәм факультетлар исемлеге. Абитуриентлар уңайлыгы өчен тагын бер яңалык - әлеге электрон битләрдә имтиханнар тәмамлангач, укырга кергәннәр исемлеге дә эленәчәк.