belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Норлат китапханәсендә “Тинейджерлар территориясе” барлыкка килде

Норлат китапханәсендә “Тинейджерлар территориясе” барлыкка килде

11 Nov, 2013 Гөлназ Талипова 0
Норлат китапханәсендә “Тинейджерлар территориясе” барлыкка килде
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Норлат

Норлат китапханәсенең уку залында яшьләр өчен кечкенә генә почмак булдырылган. Әлегә яшь китап укучыларга кызыклы һәм заманча әдәбият тәкъдим ителә, алга таба Wi Fi системасы урнаштыру да күздә тотыла.

- Бу даими күргәзмә, ул яшьләрнең ихтыяҗы һәм кызыксынуына карап яңартыла. Без аларның игътибарын җәлеп итүне генә бурыч итеп куймыйбыз, яшьләрдән китапханәбездә тагы ниләр күрәселәре килүе турындагы фикер һәм тәкъдимнәрен көтәбез, - ди җирлекара китапханә директоры Роза Липатова.
Бу хакта “Дуслык” газетасы хәбәр итә.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 11.11.2013 - 17:01): https://belem.ru/node/4599