Сингапурча укыйбыз
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Сингапурның Educare ширкәте белән Татарстан инде өч елга якын хезмәттәшлек итә. Бу Сингапурча белем, тәрбия бирүне өйрәнү, аны безнең мәгариф системасында куллануны күздә тота. Әлеге проектта заман таләпләренә туры китереп, дәрес программасын тиз үзләштерердәй махсус алымнар карала.
Татарстанның, шул исәптән безнең районның, бер төркем педагоглары әлеге алымнарны өйрәнү курсларын уздылар. Өйрәнгәннәрне башкаларга да аңлату, яңа укыту алымын гамәлгә кертү уңаеннан махсус тренинглар үткәрелә башлады. Районда беренче шундый дәресләр укытучылар өчен ике көн дәвамында гимназиядә, 9нчы һәм 1нче мәктәптә узды. Киләчәктә 8нче һәм бер авыл мәтәбе дә бу курсларны узачак. Барысы 200дән артык мөгалим бу алымны кулланачак. Биредә сингапурча укыту серләрен үзләштергән мәгълүмати-методик үзәк директоры Гульфия Гафурова төп дәресләрне алып барды. Аңа шулай ук махсус курслар үткән методистлар Ольга Тарасова, Галина Мингалимова, Ольга Мартюшина ярдәм итте.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Сингапурча укыйбыз | 19.95 KB |