Россия укучыларын шагыйрә Анна Ахматова турында фильм көтә
3 Jul, 2008 Сылу 0
“Кварт” исемле белем бирү программалар студиясе чираттагы фәнни-популяр фильмын төшергән. Ул “Шагыйрь һәм вакыт. Анна Ахматова" дип атала. Бу фильм рус әдәбиятында “Серебряный век” исемле әдәби чорны өйрәнү өчен төшерелгән.
Якын арада бу чор әдипләренең иҗатына багышланган тагын бер фильм укучылар хозурына тәкъдим ителәчәк. Сүз Борис Пастернак турында бара.
Чыганак: «Татар-информ».
