ТР дәүләт сынлы сәнгать музее “Сәнгатьләр төне”ндә Рембрандтның Казандагы бердәнбер гравюрасын күрсәтәчәк
Музей “Сәнгатьләр төне”н 3 ноябрь көнне чараларын кичке 6да башлый.
3 ноябрьдә, РФ Мәдәният министрлыгы башлангычы белән, Россия шәһәрләрендә беренче тапкыр “Сәнгатьләр төне” уздырылачак. “Музейда төн”, “Театрда төн”, “Библиотөн” кебек чараларның аваздашы булган әлеге пилот акциянең темасы итеп аваз (чөнки ул һәркемгә тәрҗемәсез дә аңлаешлы) сайланган. Мәскәүдә, мәсәлән, ул төнне парк аудиоинсталляцияләре, сәүдә үзәкләрендә симфоник оркестрлар, а капелла хорлары, шәһәр гыйбадәтханәләрендәге чаңнар (колокол) һ.б. телгә киләчәк. “Музейлар төне” кебек үк, “Сәнгатьләр төне” дә ел да илкүләм үткәреләчәк, дип хәбәр итә РФ Мәдәният министрлыгы сайты.
ТР дәүләт сынлы сәнгать музее “Сәнгатьләр төне”н 3 ноябрь көнне чараларын кичке 6да башлый. Сандецкий утарында музейның декоратив-сәнгать әсәрләр фонды, музей залларында “Мариус Бауэр. Голландия ориенталисты янә Россиядә” күргәзмәсе, запасниклардагы иконалар күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Аннары Ак камин залында шагыйрьләр саксофон көенә шагыйрьләр чыгыш ясый, бард жырлары концерты һ.б. чаралар була.
Шулай да ТР дәүләт сынлы сәнгать музее “Сәнгатьләр төне”ндәге үзенчәлеге – Рембрандтның “Петр и Иоанн перед вратами храма” дигән Казандагы бердәнбер гравюрасын күрсәтү.
“Сәнгатьләр төне” әлеге музейның филиалы булган “Хазинә” милли сәнгать галереясында да үз программасы буенча уздырылачак.
Музейларга керү билетының тулы бәясе – 100 сум. Музей чаралары турында тулырак белешмә http://izo-museum.ru/ сайтында.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru