"Җырлы чишмә" чыңы күңелләрдә... (бистә шагыйрәсе Рухия Ахунҗанова белән очрашу кичәсе)
"Җырлы чишмә" чыңы күңелләрдә...
(бистә шагыйрәсе Рухия Ахунҗанова белән очрашу кичәсе)
Үткәрү вакыты: 18.03.2013
Үткәрү урыны: Җәлил бистәсе кинотеатры
Чараны үткәрүче: Татарстан Республикасы Сарман районы 2 нче номерлы Җәлил гомуми урта белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйдуллина Ландыш Камил кызы
Аудитория: бистә мәктәпләренең 10 нчы сыйныф укучылары, районның татар теле укытучылары, әдәбият-сәнгать сөючеләр, чакырылган кунаклар.
"Сарман көе" язмасы яңгырый.(презентациянең 1 нче слайды күрсәтелә)
1 а.б.
Сарман ягы – сандугачлар ягы,
Сарманлыда – хезмәт, ил гаме.
Былбылга тиң Зөһрәләре туган,
Мең елга бер туган Илһамы.
2 а.б.
Татар иле гүя башлана күк
Нәкъ Җәлилдән менә, Сарманнан.
Җаннарына тынгы таба, кайтып,
Тормышларын кайгы сарганнар.
Бергә:
Бер күрүдә үзенә тарта бу як,
Сагындыра, түгел түзәрлек.
Гомерлеккә үзенә чакырып тора
Әкияти серле гүзәллек.
1а.б. Хәерле көн, исәнмесез, әдәбият сөюче кадерле дусларыбыз. Сезне үзебезнең бистәбездә күрүебезгә бик шатбыз.
2 а.б. Шатланыр өчен сәбәпләр чыннан да күп бүген. Залда күңел түреннән чыккан шигъри авазлар яңгырый, галиҗәнап шигърият дөньясы безне үзенә дәшә.
1 а.б. Ирексездән Бөек Тукай сүзләре күңелгә килә:
Нәрсәдән бу? Мин беләм!
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
2 а.б. Әйе, бездә – бәйрәм. Китап бәйрәме, шигърият бәйрәме.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
"Җырлы чишмә" чыңы күңелләрдә... (бистә шагыйрәсе Рухия Ахунҗанова белән очрашу кичәсе) | 27.57 MB |
Фикерләр
miftahova1963
6 Ноябрь, 2013 - 21:08
Permalink
Руфинәдән хат
Рухия! Сиңа багышланган очрашу программасын укып, презентацияң белән танышкач, сиңа сокландым, чын күңелемнән синең уңышларыңа бик сөендем.Кечкенә генә Рухиябез нинди зур исемнәргә лаек булган! Сиңа уңышлар телим, иҗатың гел шулай чишмәдәй тулып агып торсын. Алга таба да ходай тагәлә ярдәменнән ташламасын, күңелең көр булсын, яме!
Сиңа хөрмәт белән Руфинә.6 ноябрь 2013 ел.
Кунак
13 Ноябрь, 2013 - 00:11
Permalink
Иң яхшы китап
Студент елларыннан ук якын дустым булган Рухиянең "Җырлы чишмә" исемле китабын тоташтан бер тын белән укып чыктым. Яшьтән үк сабыр, тыйнак, ягымлы,кече күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булуы белән ул башкаларда соклану хисләре генә тудыра иде. Рухи яктан көчле, тырыш, эзләнүчән характеры аны еллар үтү белән иҗади биеклеккә күтәрде. Бу сыйфатлар барысы да аның күңел халәтенә туры килгән шигъри җыентыгында чагылыш тапкан. Аларны тоемламый мөмкин түгел.
Китапның тышкы бизәлеше аның эчке төзелеше, формасы,эчтәлеге белән тулы гармониядә гүзәл сәнгать әсәрен тәшкил итә. Җырлап торган оригиналь рифмалары төзек, строфаларның ритмик буыннары югары аһәңлелеккә ия булулары белән укучыны үзләренә буйсындыралар. Бу, һичшиксез, мин укып чыккан иң яхшы шигырьләр җыентыгы дияр идем. Афәрин, Рухия! Мин синең өчен бик шат! Сәлам белән дустың Фәридә.))))))