«Мәгариф өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның тәҗрибә һәм үсеше» түгәрәк өстәле
II Республика социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар форумына әзерлек кысаларында, “Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларына ярдәм” максатчан программасын үтәү йөзеннән, мәгариф өлкәсендә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларының “Мәгариф өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның тәҗрибә һәм үсеше” түгәрәк өстәле үтте. Чараның оештыручылары булып Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Иҗтимагый Палатасы тора.
Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзалары, Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә, коммерцияле булмаган оешма вәкилләре катнашты. Коммерцияле булмаган оешмаларының эшчәнлегенең хокукый нигезләре, мәктәпкәчә, урта, өстәмә һәм югары белем бирү өлкәсендә социаль проектлаштыру принцибы тикшерелде. Коммерцияле булмаган оешмаларга мөнәсәбәттә, федераль һәм республика бюджетыннан субсидия алучы буларак, дәүләт финансы контроле сораулары каралды. Граҗданнар җәмгыяте институты барлыкка килүдә иҗтимагый оешмаларның әһәмияте ачыкланды.
Түгәрәк өстәлнең төп нәтиҗәсе: Башкарма хакимият, Татарстан Республикасының Иҗтимагый Палатасы һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма әгъзалары өчен II Республика социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар форумының резолюциясенә тәкъдимнәр эшләү тора.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat