Зәйдә “Депутат мәктәпкә бара” акциясе башланды
Шәһәр һәм район Советы депутатлары үз участокларына караган мәктәпләргә чыгып, ресурсларның нәтиҗәле файдалануын тикшерә.
Соңгы елларда Зәй районында белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрен төзекләндерүгә, аларның матди-техник базасын тулыландыруга аеруча зур игътибар бирелә. Алга таба да әле бу юнәлештә эшнең дәвам итүе планлаштырыла.
Болар барысы да яшь буынның яхшы тәрбия алуы, заман таләпләренә яраклашырлык белем туплавы өчен эшләнә. Ә тудырылган шартларның бу максатта тулы куәтенә файдалануы мөһим. Моңа контрольлек итүне күздә тотып, район башлыгы инициативасы белән бу көннәрдә “Депутат мәктәпкә бара” исемле яңа проект старт алды. Аның буенча шәһәр һәм район Советы депутатлары үз участокларына караган мәктәпләргә чыгып, ресурсларның нәтиҗәле файдалануын, уку йортлары проблемаларын өйрәнә, ярдәм итү юлларын эзли, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru