Икенче югары белем бушлай булырмы?
2 Jul, 2008 Сылу 0
“Икенче югары белемне бушлай алу мөмкинлеге мәсьәләсен хәл итәргә кирәк”, – дип чыгыш ясады Россия Федерациясенең Мәдәният министры Александр Авдеев. Бүген дә залда утыручы режиссерлар арасында күпләре элек актер булган, дип ассызыклады ул. “Ләкин алардан икенче диплом өчен күпме акча алалар. Бу – хаксызлык, моны бетерергә кирәк”, – диде министр.
Александр Авдеев шулай ук иҗат кешеләрен әзерләүче югары уку йортларында диссертация язу мәсьәләсен дә күтәрде. Аның фикеренчә, аспирантура тәмамлаган кеше, дисертация язудан бигрәк, “иҗади продукт” тудырырга тиеш. Мәдәният министры иҗади югары уку йортларында диссертация язуны бетерергә тәкъдим итте.
Чыганак: www.pravda.ru