belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татар дәүләт “Әкият” курчак театры “Кәҗә белән сарык” әкияте белән Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарына гастрольләргә чыга

Татар дәүләт “Әкият” курчак театры “Кәҗә белән сарык” әкияте белән Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарына гастрольләргә чыга

19 Oct, 2013 root 0
“Әкият” курчак театры
belem.ru яңалыклары
Азнакай
Алабуга
Лениногорск
Түбән Кама
Әлмәт

Татар дәүләт “Әкият” курчак театры 21-25 октябрь көннәрне Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкияте белән Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарына гастрольләргә чыга. Белем.ру порталына театр җитәкчелеге хәбәр итүенчә, Гәрәй Рәхим инсценировкасы белән татар телендә эшләнгән әлеге әкият-тамаша күп кенә яшь тамашачыларны үзенә җәлеп итәргә өлгергән инде.

Әкиятне карарга теләгән тамашачылар өчен гастрольләр турында тулырак мәгълүмат хәбәр итәбез. Гастрольләр:

  • 21 октябрьдә – Лениногорск шәһәрендә (шәһәр мәдәният йорты),
  • 22 октябрьдә – Азнакай шәһәрендә(Балалар иҗаты үзәге),
  • 23 октябрьдә – Алабуга шәһәрендә (1 нче номерлы татар гимназиясе),
  • 24 октябрьдә – Түбән Кама шәһәрендә (Т.Миңнуллин исем. татар дәүләт драма театры бинасында),
  • 25 октябрьдә – Әлмәт шәһәрендә (Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында) узачак.
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 19.10.2013 - 22:58):https://belem.ru/node/4511