Конфуций институты “Россия һәм Кытай: тарих һәм мәдәният” VI Халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра
Конференция рус, кытай, инглиз телләрендә барачак.
16-18 октябрьдә Конфуций институты Казан федераль университетының Шәркыять һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты базасында (Пушкин ур., 1/55) “Россия һәм Кытай: тарих һәм мәдәният” VI Халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра.
Конфуций институтыннан алынган белешмә буенча, конференция рус, кытай, инглиз телләрендә барачак, материаллар исә җыентык итеп басылып чыгарылачак.
Анда төп юнәлешләр буларак филологиянең актуаль мәсьәләләре һәм кытай телен өйрәтү методикасы, тарих, сәясәт һәм Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең хәзерге хәле, перспективалары, Кытай Халык Республикасы фәлсәфәсе һәм мәдәнияте күрсәтелгән. Шулай да, закон тәртибе, хокук, мәгълүмати технологияләр, китапханә эше, археология, дин, медиа-киңлек, медицина һәм сәламәтлек, икътисад, экология, социология, мәгариф, педагогика һәм фәнгә кагылышлы башка темалар да карала ала.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru