Чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны киредән тапшырырга мөмкин
1 Jul, 2008 Сылу 0
Агымдагы уку елында 1,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханын “икеле” билгесенә бирде. Ләкин, кызлар–егетләр БДИны киредән бирә ала. Моның турында Россия мәгариф тикшерүе җитәкчесе Любовь Глебова җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, аттестатында “икеле”се бердән дә күбрәк булган укучылар БДИны киредән тапшыра ала. Ләкин, беренчедән, кемнең моңа хокукы барын мәктәп карары белән түгел, Федерация субъекты карары белән билгеләнә. Икенчедән, укучылар сынауны бәйсез коммисия алдында тапшырачак.
Чыганак: ИТАР–ТАСС