Теле барның – иле бар
Дөньяда иң-иң матур ил,
Ул - минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул-минем туган телем.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
Үземнең язма эшемне Энҗе апа Мөэминованың "Туган телем" шигыре белән юкка гына башламадым. Әйе, бу шигьри юллар һәркемнең күңеленә көчле тәэсир итәдер. Ни өчен дигәндә шигырь күңелне уята һәм уйланырга мәҗбүр буласың...
Мин шушы фәнни дөньяда чын татар баласы булып яшәвем, яшьнәвем белән бик тә бәхетлемен.
Минемчә, безнең телебез ул кешелек дөньсының бик тылсымлы көчедер... Чыннан да шулайдыр, чөнки борын-борын заманнардан ук бик күп акыл ияләре, укымышлылар, иҗат кешеләре бу көчнең зурлыгына, бөеклегенә һәм нәфислегенә сокланганнар.
Безнең халкыбыз, татар халкы, телебез аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен дә, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен дә, киң хыялын да гәүдәләнә торган изге теләкләрен дә белдерә.
Телебез ярдәмендә бер-беребез белән аралашабыз һәм фикер алышабыз. Ул халкыбызның бөтен тормышы белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Теле барның – иле бар | 9.79 KB |