Әлмәттә ике яңа балалар бакчасы төзелә
16 Oct, 2013 Гөлназ Талипова 0

Берсе – 270, икенчесе 260 урынга исәпләнгән.
Әлмәт муниципаль районының “Көнбатыш капка” микрорайонында төзелүче 270 урынлык заманча балалар бакчасының файдалануга тапшырылуын сабыйлары булганнар түземсезлек белән көтә. Аны декабрь аенда ачу планлаштырыла.
Тагын бер сөенечле хәбәр – быел “Яшьлек” микрорайонында да янәдән бер балалар бакчасы пәйда булачак. 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә балалар учреждениесе эре панельләрдән төзеләчәк. Димәк, шәһәрдә балалар бакчасына булган ихтыяҗ кими бара, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
