“Татар акценты - 2013” бәйгесе
15 Oct, 2013 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Самара өлкәсе татарларының «Туган тел» һәм Самара өлкәсе татар эшмәкәрләре ассоциациясе «2013–Татар акценты» исемендәге Самара өлкәсе татарлары тормышын чагылдырган фотосурәтләр бәйгесен үткәрәчәк.
Оештыручылар билгеләвенчә, бу чараны үткәрүнең төп максаты булып, өлкәдә яшәгән татарлар тормышына һәм көнкүрешенә багышланган хезмәтләр җыелмасын туплап, алар нигезендә тематик күргәзмәләр оештыру каралган.
Әлеге бәйгедә катнашырга теләгән һәркем үзләренең эшләрен агымдагы елның 17 октябренә кадәр оештыручыларга тапшырырга тиешләр.