“Танцы вокруг луны” командасы – Казан КВН студентлар лигасы чемпионы

Алты команда агымдагы 2013 нче елның чемпионы исеме өчен көч сынашкан.
Кичә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән “Ак барс” яшьләр үзәгенең концертлар залында Казан шәһәре Студентлар лигасының киеренке көрәше узды. Алты команда агымдагы 2013 нче елның чемпионы исеме өчен көч сынашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Кич дәвамында уенны Миллениум радиосында “утро-life” тапшыруын алып баручы Юлия Новикова, “Дүрт татар” командасы составында КВН Югары Лигасы вице-чемпионы Динар Җәләлов, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Татарстан идарәсенең профилактика өлкәсендә ведомствоара координация бүлеге башлыгы урынбасары Игорь Копов, “ТР Студентлар лигасы” республика иҗтимагый оешмасы президенты Тимур Сөләйманов һәм “ТР КВН” оешмасы директоры – жюри рәисе Илдар Фәттахов бәяләгән.
КВН “Стулентлар лигасы” ның финал өлеше нәтиҗәләре түбәндәгечә: 11,2 балл җыеп, Казанның “Танцы вокруг луны” командасы беренче урынны яулаган. Икенче урында – “Отцы” (“Сәләт” яшьләр оешмасы), өченче урында – “СНГ” (Казан), дүртенче урында – “Путинка” (Казан), бишенче урында – “Вассерман” (КФУ), алтынчы урында “Эпатаж” (Казан).
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
