Владимир татарлары Тукай теленә балалар бакчасыннан ук өйрәнә
Быел Владимир шәһәрендәге балалар бакчаларының берсендә махсус татар төркемнәре эшли башлаган. Монда яшь ярымнан алып 7 яшькә кадәрге нәниләр йөри ала. Аларны татар белгечләре тәрбияли.
Владимир татар яшьләренең «Бәхет» иҗтимагый оешмасы рәисе Мөкәтдәс Мортазин сүзләренә караганда, әлеге төркемнәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшләячәк. Кагыйдә буларак, балалар 4 яшьтән кече һәм өлкәнрәк булган ике төркемчеккә бүленә.
«Балалар Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы методикасы буенча укыячак. Август аенда без республикага барып, әлеге эш тәҗрибәсе белән танышып кайттык. Нәниләр татар телен генә өйрәнеп калмыйча, милли бәйрәм һәм традицияләр белән дә танышачак», - дип сөйләгән Мөкатдәс Мортазин «Старт33» сайтына биргән әңгәмәсендә.
Хәзерге вакытта төркемгә 20дән артык бала язылган инде. Теләге булганнарга тагын 10га якын буш урын бар. Татар төркемнәре һәр көнне 3,5 сәгать дәвамында эшләячәк. Әгәр дә проект алга таба да уңышлы дәвам итеп, файдалы дип табылса, балалар бакчасында зур татар төркемнәре булдыру теләге дә бар икән.