Туфан Миңнуллин каберенә таш куела
Туфан Миңнулинның кабер ташы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Таттелеком» һәм «Газпром Трансгаз Казань» оешмалары ярдәме белән ясалды.
11 октябрь көнне көндезге сәгать өчтә Яңа татар бистәсе зиратында данлыклы татар драматургы, прозаик, публицист, Казан шәһәренең шәрәфле әгъзасы Туфан Миңнуллинның каберенә таш куела.
Мәшһүр драматургны искә алырга коллегалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, хезмәткәрләре һәм шулай ук Туфан Миңнуллинның якыннары, туганнары килер дип көтелә.
Кабер ташының авторы - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке директоры Шамил Закиров һәм әдип, күренекле җәмәгать эшлеклесе Равил Бохараевның кабер ташларын ясаган Казан скульпторы - Дмитрий Кузнецов.
Туфан Миңнулинның кабер ташы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Таттелеком» һәм «Газпром Трансгаз Казань» оешмалары ярдәме белән ясалды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, драматургның туганнары һәм якыннары республика җитәкчелегенә, «Таттелеком» оешмасы генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинга, «Газпром Трансгаз Казань» оешмасы генераль директоры Рәфкать Кантюковка ихлас рәхмәтләрен җиткерә. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru