Казан консерваториясендә «Җиһанов укулары – 2013» дигән фәнни-гамәли конференция уздырыла
7 октябрьдә Казан консерваториясе Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә күренекле композитор, җәмәгать эшлеклесе, Казан консерваториясенең беренче ректоры Нәҗип Гаяз улы Җиһановның иҗади мирасын өйрәнү, популярлаштыру, саклап калуга багышланган фәнни-гамәли конференция уздыра.
Конференциядә мәдәният эшлеклеләре, Казан консерваториясе, Казан музыка көллияте, Казан консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбе, Казан университеты профессорлары һәм укытучылары, Татарстан Республикасының фәнни тикшеренү һәм архив учреждениеләре, музейлары хезмәткәрләре, шулай ук яшьләргә эстетик тәрбия һәм музыкаль белем бирүче белгечләр катнаша.
«Җиһанов укулары» кысаларында шулай ук «Н.Г. Җиһановның Татарстан Республикасы Милли музее фондларында һәм Казан консерваториясе китапханәсендә сакланучы кулъязмалары» дигән күргәзмә дә эшләячәк. Күргәзмә консерваториянең икенче катында 10 сәгатьтә ачыла.
Конференция тәмамлангач, оештыручылар Нәҗип Җиһанов музеена экскурсиягә чакыра.