Язучы Гариф Ахуновның атаклы “Хәзинә” романының дөньяга аваз салуына 50 ел тулды
Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль музей-квартирасы әлеге уңайдан әдәби чара оештыра. 9 октябрь көнне Габдулла Тукайның әдәби музее “Гариф Ахуновның “Хәзинә”се” дигән әдәби-музыкаль кичәгә чакыра.
“Хәзинә” романының язылуы тарихы белән филология фәннәре кандидаты, профессор Нурмөхәммәт Хисамов таныштырачак. “Хәзинә” - Татарстан нефтьчеләре турында язылган беренче күләмле әсәр. Роман һәр буын кешеләре тарафыннан җылы кабул ителеп укыла, шуңадамы китап 17 тапкыр нәшер ителә.
Әдипнең кызы, Татарстан мәдәният хезмәткәре, “Ак карга” әдәби берләшмә җитәкчесе Наилә Ахунова исә “Хәзинә” әсәре буенча 1977 елда Свердлау киностудиясендә төшерелгән фильм турында бәян итәчәк. Мәгълүм булганча, “Хәзинә” экраннарга чыккан беренче татар романы. Анда төп рольләрне халык артисты Шәүкәт Биктимеров, Анастасия Вертинская, Александр Филиппенко башкара.
Казан консерваториясе профессоры, скрипач Марат Әхмәтов, пианист Илдар Арсланов һәм халыкара конкурслар лауреаты Алсу Биктимерова Гариф Ахуновның яраткан әсәрләрен яңгырата, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Шулай ук, программада язучыларның шәхси әйберләре һәм Гариф Ахунов турындагы “Родники души” документаль фильмыннан өзекләр дә тәкъдим ителәчәк. Кичәне татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камалның музей-фатиры мөдире Альбина Әпсәләмова алып бара.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt