belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге чәкчәк пешерү бәйгесендә катнашырга чакыра

Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге чәкчәк пешерү бәйгесендә катнашырга чакыра

3 Oct, 2013 Гөлназ Талипова 0
Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге чәкчәк пешерү бәйгесендә катнашырга чакыра
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

http://tat.tatar-inform.ru

Конкурска тәкъдим ителгән тәм-томнарның моңарчы булган рецептка туры килү-килмәве яки яңа рецепт буенча пешерелүе, бизәлеше, тәме, башкалардан аерылып торуы исәпкә алыначак.

Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге “Чәкчәк - 2013” дип аталган татар милли аш-сулары осталары бәйгесендә катнашырга чакыра. Конкурска тәкъдим ителгән тәм-томнарның моңарчы булган рецептка туры килү-килмәве яки яңа рецепт буенча пешерелүе, бизәлеше, тәме, башкалардан аерылып торуы исәпкә алыначак. Җиңүчеләргә аннары кухонный набор бүләк итүләре мөмкин.

Бәйгедә катнашу өчен заявкалар 11 октябрьгә кадәр Төмән шәһәрендәге Татар мәдәнияте үзәгендә кабул ителә. Бу хакта үзәк активисты Римма Вәлиева хәбәр итә.

Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Яшь ягыннан чикләүләр юк. Алар жюри хөкеменә бер яки ике төрдәге ашамлык тәкъдим итә ала. Нәтиҗәләр 12 октябрьдә чыгарылачак.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 07.11.2015 - 00:17):https://belem.ru/node/4463